news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Татарстанлылар Пермь татарлары белән һәрвакыт ярдәмләшеп яшәде

Васил Шәйхразыев: Татарстанлылар Пермь татарлары белән һәрвакыт ярдәмләшеп яшәде
Фото: Зөлфия Шәвәлиева

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан халкының Пермь татарлары белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булуларын, ярдәмләшеп яшәүләрен белдерде. Бу хакта ул Пермь крае Барда авылында узган Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында сөйләде. «Без монда килергә яратабыз, Татарстанлылар Пермь татарлары белән һәрвакыт ярдәмләшеп яшәде, бу - бик күңелле күренеш»,- диде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук ул Сабантуйны үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен Пермь крае губернаторына зур рәхмәт белдерде. «Сабантуйга бик җитди әзерлек эше барды, без Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга рәхмәт сүзләрен җиткерергә телибез, ул: «Әйдәгез монда Бөтенроссия авыл Сабантуен бергәләп үткәрик», – диде. Бердәм булыйк, сабантуйлар мөбәрәк булсын!», - диде Васил Шәйхразыев.

Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе беренче урынбасары Леонид Политов бардалыларны татар телендә сәламләде. «Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин исеменнән сезгә кайнар сәлам җиткерәм һәм чын күңелдән Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Әлеге бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән өчен Татарстан республикасына зур рәхмәт. Алга таба да бердәм булып яшик»,- диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100