news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Самара тарихи мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында төбәк мөселманнарының мөһим рухи һәм мәдәни үзәкләреннән берсе булган Самара тарихи мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр барышында кунаклар мәчет тарихы, аның архитектура үзенчәлекләре һәм бүгенге эшчәнлеге белән танышты. Самара тарихи мәчете 1891 елда Сембер сәүдәгәре һәм меценаты Тимербулат Акчурин акчасына төзелгән. Нигез салынганнан бирле ул Самара мөселманнарының дини һәм мәгърифәтчелек тормышы үзәгенә әверелә: мәчет каршында мәктәп, шулай ук булачак имамнар әзерли торган мәдрәсә эшли.

Мәчетнең тарихи йөзен торгызуда 1903 елда архитектор Смирнов тарафыннан башкарылган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган эскиз проектлары мөһим роль уйный. Масштаблы реконструкция вакытында мәчетнең нигезе ныгытылган, барлык инженерлык челтәрләре алыштырылган, вентиляция, янгын сүндерү системасы урнаштырылган, фасад һәм биналарның эчке бизәлеше буенча зур эшләр башкарылган. Объектның тарихи өлешенә терәп гөмбәзле ике катлы бина, 38 метрлы манара һәм өлкә башкаласы үзәге төзегәннәр. Мәчет меңгә якын кешене сыйдыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot