Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Рәшит Ваһапов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

Бүген Түбән Новгородта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка багышланган мемориаль такта Түбән Новгородта 2023 елның 9 июлендә куелган. Ул Варварская урамы, 10/25 йортының фасадында урнаштырылган.
Варварская урамындагы бинада элек Түбән Новгород татар педагогика техникумы урнашкан булган, артист анда XX гасырның 20 нче елларында укыган.
Мемориаль тактаның авторы – яшь сынчы Фәнил Вәлиуллин, идея авторы – Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры, Казан Түбән Новгород татарлары җәмгыяте рәисе Рифат Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз