news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Татарстанга килгән мигрантлар бездә халыкның дус яшәвен белергә тиеш

Васил Шәйхразиев: Татарстанга килгән мигрантлар бездә халыкның дус яшәвен белергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында мигрантлар темасына фикер алыштылар.

ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Халыклар дуслыгы йортлары, ТР Халыклар ассамблеясе, диаспоралар һәм автономияләр җитәкчеләре, муллаларга мигрантлар мәсьәләсен махсус контрольдә тотуны сорады. «Бирегә килгән һәркем Татарстанда халыкның тынычлыкта һәм дус-тату яшәвен белергә тиеш», – диде ул.

«Алар монда акча эшләргә килгәндә безнең республиканың халыкара мөнәсәбәтләр системасына кергәнен аңларга тиеш. Алар бары уңай нәтиҗә калдырып кына эшли ала. Һәр район, шәһәрдә эш урыннарын беләбез. Мигрантлар бездә үткәрелгән чараларга йөреп, бербөтенгә әйләнергә тиеш, бу бик мөһим. Аларның күбесе исламда. Җомга намазына килгәндә дә мулла аларга Татарстандагы тормыш, законнарны үтәү һәм җирле халыкны хөрмәт итү турында вәгазь сөйләсен. Ул чакта коэффициент тагын да югары булачак. Мин бу мәсьәләне махсус контрольдә тотуны сорыйм», – диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев Татарстанның мигрантлар һәм аларның илләре белән яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтте.

«Соңгы елларда без кардәш республикаларыбызның сәяси тормышында актив катнашабыз. Мәсәлән, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан белән дә безнең туганлык мөнәсәбәтләре. Быел Азәрбайҗан белән Каспий Сабантуе үткәрдек. Безнең республикалар һәм монда яшәүче мигрантлар белән бик җылы мөнәсәбәтләр. Без беркайчан да эшче мигрантлардан баш тарта алмыйбыз, алар безгә кирәк», – диде ул.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы, «Россия антропологы һәм этнологлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Татьяна Титова республикада 2023 елның маеннан сентябренә кадәр аралыкта үткәрелгән этник мөнәсәбәтләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча халыкның күпчелеге мигрантларның файда китерүе турында әйтүен белдерде.

«Мигрантларга карата тикшерүләр буенча халыкның дүрттән өч өлеше республикада эшләүче мигрантлар күбрәк файда китерә дигән фикердә. Мигрантлар белән проблемалар нигездә көнкүреш конфликтларга яки килүчеләрнең җирле мәдәнияткә интеграцияләнүе турында», – диде Татьяна Титова.

Татьяна Титова шулай ук, массакүләм мәгълүмат чараларында мигрантлар проблемасын уңай яктан күрсәтергә кирәклеген әйтте.

«Мәгълүмат чараларына анализ ясаганда, шулай ук халык белән аралашканда да, без матбугатта һәрвакыт дөрес позитив мәгълүмат бирелмәгәнен күрәбез. Андый мәгълүмат бездә җитәрлек. Мигрантларның Татарстан икътисадына, мәдәниятенә керткән өлешенә игътибар бирергә кирәк. Мигрантлар проблемасын яктыртканда позитив мисаллар күбрәк булырга тиеш. Әлбәттә, төрле хәлләр була, тик аларны төрлечә яктыртып та була», – диде Татьяна Титова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100