news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Кузбасс Сабантуенда милләтнең эшчәнлеген күрсәтәбез

Васил Шәйхразиев: Кузбасс Сабантуенда милләтнең эшчәнлеген күрсәтәбез
Владимир Васильев

Кузбасс губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Кемеровода федераль Сабантуй программасына кергән ат чабышларына килгән халыкны сәламләп, Сабантуй һәм Корбан бәйрәме белән котладылар.

«Безнең бөек илебез чәчәк атсын, үсеш кичерсен. Барыгызга тынычлык, иминлек телим. Өч көн корбан гаете үтә, чалган корбаннарыбыз ниятенә барып җитсен, Аллаһ ташламасын, илебез, телебез, динебез һәрчак булсын», – дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразиев.

Ул Татарстан делегациясен кунакчыл каршы алган Кемерово өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

«Татар тормышында шахтер хезмәте зур урын алып тора. Бу олы хезмәт, авыр хезмәт, аны бөтен кеше эшли алмый. Ләкин татар халкы Воркутага да, Кузбасска да, Донбасска килгән, эшләгән. Кузбасстагы шушы Сабантуйда без татар милләтенең эшчәнлеген дә күрсәтәбез», – диде Васил Шәйхразиев «Татар-информ» хәбәрчесенә Кемерово Сабантуеның үзенчәлеген билгеләп.

Ул кайда гына булсак та татар халкы бүтән милләтләр белән дус-тату яши белүен, Сабантуен һәрчак үткәрүен ассызыклады. Сабантуйның бүген шундый югарылыкта үткәрә алу мөмкинлегенә горурлануын әйтте.

«Һәр Сабантуйның үз үзенчәлеге дә бар, иң мөһиме - без Сабантуйларында бердәмлекне дә күрсәтә беләбез, рәхмәтне дә әйтәбез», - диде ул.

Бүген Кемерово филармониясендә Татарстан сәнгать әһелләре концерты үтәчәк.

Иртәгә Кемеровоның Мәскәү мәйданында Сабантуй була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100