news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев күп балалы гаиләләрне милли бәйрәмнәргә чакырырга тәкъдим итте

Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев барлык милли бәйрәмнәргә күп балалы гаиләләрне чакырырга тәкъдим итте һәм аларга чарада аерым игътибар бирелергә тиешлеген әйтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында хәбәр итте.

Шәйхразиев искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны - Гаилә елы дип игълан итте. «Күп балалы гаиләләрне үзәк мәйданга чыгарырга, алардан бәйрәмне башларга кирәк. Гаилә - дәүләтнең нигезе ул. Шуңа күрә гаиләләр безнең барлык бәйрәмнәргә килергә тиеш. Алар игътибар үзәгендә булсын», - диде ул.

Вице-премьер шулай ук Татарстан территориясендә ниндидер халык бәйрәме үткәрелә икән, анда төбәкләрдән шул хаклык вәкилләрен чакыру кирәклеген билгеләп үтте. «Без һичшиксез башка республикалардан мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен, иҗади коллективларны чакырырга тиеш. Ул вакытта бәйрәм бөтенләй башка дәрәҗәгә чыга», - дип билгеләп үтте ул.

Милли бәйрәмнәр ярдәмендә халыкларның тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, традицияләре белән танышырга мөмкин, дип ассызыклады спикер. Моннан тыш, аның сүзләренчә, мондый бәйрәмнәр ярдәмендә «мирас кала».

Шәйхразиев республиканың милли-мәдәни мохтариятләрен төрле халыклар бәйрәмнәрен оештыруда һәм уздыруда катнашырга чакырды. Татарстанда 175 милләт һәм халык яши, һәм аларның һәркайсы үз бәйрәмнәрен республика хакимияте һәм ТР Халыклар ассамблеясе ярдәмендә үткәрергә хокуклы, дип өстәде ул.

«Чабаксарда федераль Сабантуй уздырдык, ә Татарстанда Уяв чуваш бәйрәмен билгеләп үттек. Бер республика бәйрәмнәре икенчесенә күчкәндә, үзенчәлекле булу трансляциясе бара, башка мәдәниятләргә хөрмәт барлыкка килә. Безнең өчен бу интеграция. Көч менә нәрсәдә», - дип йомгаклады вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100