news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Киров шәһәре Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәрендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монда ул Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты. Мәчетне ремонтлау өчен Татарстан Республикасы матди ярдәм күрсәткән иде. Бүгенге көндә мәчетнең фасадын төзекләндерү эшләре бара.

Шулай ук Васил Шәйхразыев башка дин тотучылар белән бергә җомга намазын укыды.

Кировтагы Җәмигъ мәчете шәһәрнең үзәк һәм тарихи өлешендә урнашкан. 1909 елда Вятка (хәзерге Киров) архитекторы Василий Дружинин проекты буенча төзелгән мәчет Кировта мондый типтагы бердәнбер культ корылмасы булып тора. Мәчет янында мәктәп эшләгән. 1911 елгы мәгълүматларга караганда, мөселман мәктәбендә 39 укучы белем алган: 18 малай һәм 21 кыз. 1928 елда мәчеттә янгын чыга, нәтиҗәдә аның манарасы яна. 1930 еллар башында мәчет ябыла һәм 1990 еллар уртасына кадәр үз билгеләнеше буенча эшләми. Бинада төрле дәүләт учреждениеләре, мәсәлән, геологик разведка һәм хәтта фатирлар урнашкан була.

Киров мөселман җәмгыяте 1996 елда гына бинаны үзенә кире кайтара ала. Ул вакытта мәчетнең беренче катын гына бирәләр. Дүрт елдан соң мөселманнар тулысынча бөтен бинаны ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100