news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Казанның Җәмигъ мәчетендә алтын краннар булмаячак

Хәзер Россия җәмгыятендә, шул исәптән Татарстанда да, эчке бердәмлек ихтыяҗы күзәтелә. Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше кешеләрнең әлеге ихтыяҗына җавап бирә. Кол Шәрифне төзегән вакыттагы кебек, бу вакыйгада һәр татарстанлы катнашырга тели.

«Бөтен республика Кол Шәриф мәчетен төзегән вакытка әйләнеп кайтыйк: бу да патриотизм, бердәмлек булган, һәр кеше бу эштә катнашырга теләгән. Кол Шәриф, һичшиксез, корылманың матурлыгы буенча лидер булып тора. Әмма дөнья үзгәрә, исламда ихтыяҗ бар, һәм без моны бик яхшы күрәбез. Безгә Җәмигъ мәчете җитми иде», — диде ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьминга «Татарстан-24» өчен биргән интервьюсында.

Вице-премьер республика алдында шунда ук проблема тууын әйтте: 10 мең намаз уку урынына исәпләнгән мәчетне тарихи яктан яхшы төзелгән Казанда урнаштыру.

«Бездә төрле вариантлар бар иде, әмма миңа, татар кешесе, татарстанлы, җитәкче буларак, бу очракта «Кырлай» паркы логистика ягыннан уңайлы урын булып тора. Әгәр без җомга намазын һәм бәйрәм чараларын алсак, бу мәйдан үзәк юлда тормый һәм юл хәрәтенә комачауламый», - дип дәвам итте ул.

Шулай ук Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурста җиңүче парковка урынын һәм агачларны саклап калуына да ышаныч белдерде.

Шәйхразиев объект төзелешенең төгәл чыгымын әйтә алмавын билгеләп үтте, әмма мәчеттә «алтын краннар булмаячак», дип ышандырды. Төзүчеләр алдында зур корылманы Казанның тарихи архитектурасына туры китереп төзү бурычы тора. Ул шулай ук беренче ташны салу өчен Россиядән 1100 имам чакырылуын хәбәр итте. Иң зур делегация, гадәттәгечә, Башкортстаннан киләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100