news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Казан югары мөселман мәдрәсәсе директорын юбилее белән котлады

Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры, «Ал мәчет» имам-хатыйбы Ильяс Җиһаншин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Васил Шәйхразиев бүген мәдрәсәгә килде. Ул Ильяс Җиһаншинны туган көне белән котлады һәм шәкертләр белән очрашты. Шәйхразиев шулай ук авыл җирлеге белән танышты.

Мәдрәсә авыл мәхәлләләре өчен имамнар әзерли. Ильяс хәзрәтнең төп казанышы – Коръән һәм хәдис белгечләрен әзерләп кенә калмыйча, шәкертләрне башка һөнәрләргә дә өйрәтү. Әлеге уку йортында яшьләрне эшләргә, үз тырышлыгы, үз куллары белән ризык юнәтергә өйрәтәләр. Алар биредә балтачылыкка, авыл хуҗалыгы алып барырга, терлекләрне карарга, интернет-технологияләрдән актив файдаланырга, басма продукция җитештерү эшенә өйрәнә. Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләр умартачы дипломы алып чыга.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәхсән үзе мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләрнең (сәламәтлеге буенча чикләүләре булмаганнарның) армиягә хезмәт итәргә баруын күзәтеп тора. Югары дөньяви белем алуларын бик хуплый. Имам яки мәдрәсәдә укытучы булып китмәгән шәкертләр, мәдрәсәдә укуны тәмамлагач, программист, укытучы, бизнесмен булып эшли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100