news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашучыларны сәламләде

Васил Шәйхразиев III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашучыларны сәламләде
https://tatar-congress.org/

Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды пленар утырыш белән башланып китте. 11 чит илдән, Россиянең 53 төбәгеннән килгән 510 делегат һәм мәртәбәле кунакларны Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. 

«Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне Казан шәһәрендә сәламлибез. Актив, милләт җанлы, бердәм булып йөргәнегез өчен һәр берегезгә рәхмәт әйтәм», – диде Васил Шәйхразиев.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ул делегатларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде.

«Татар хатын-кызы – тырыш, булдыклы, ил һәм дөнья тормышының барлык өлкәләрендә дә – икътисадта, мәгарифтә, фәндә, мәдәнияттә, бизнеста, төрле дәрәҗәдәге хакимият һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт куючы. Ирләр белән бертигез дәрәҗәдә эшләп тә, сез татар гаиләсенең йөрәге. Татар дөньясы сез булганга да яши», – диде ул.

Васил Шәйхразиев Президиум әгъзаларын тәкъдим итте. Әгъзалар делегатлар тарафыннан бердәм тавыш белән сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100