news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә «Сез белмәгән Атнабай» китабын бүләк итте

Васил Шәйхразиев Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә «Сез белмәгән Атнабай» китабын бүләк итте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Республикасына эш сәфәренә барды. Биредә ул Россиянең югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Васил Шәйхразиев Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларга һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә йомгак ясады. Шулай ук Милли шура рәисе Диния нәзарәтенең Курган өлкәсе Йолдыз авылын торгызуда зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«2024 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Шәхес елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген Башкортстан Республикасының халык шагыйре Әнгам Атнабай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак», дип сөйләде Васил Шәйхразиев һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә «Сез белмәгән Атнабай» китабын бүләк итте.

Очрашуда шулай ук Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены турында да фикер алыштылар. Ул 2024 елның маенда Казанда була, чара кысаларында «Болгар җыены» узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100