news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Гыйльфан Батыршин истәлегенә туфрак салынган капсуланы тапшырды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Луганск Халык Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Киләсе тукталыш – Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин туган җире булган Кировск шәһәре.

Биредә кунаклар тарафыннан «Җиңүче-сугышчыларга» һәйкәленә һәм мәңгелек утына Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, солдатлар истәлегенә чәчәкләр салынды.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Аннары Татарстан делегациясе шәһәр музеена юл тотты. Кировск шәһәре музеенда кунакларны бик җылы каршы алдылар.

Владивосток, Казан, Кировск шәһәрләреннән Советлар Союзы Герое Батаршин Гыйльфан Әбүбәкер улының истәлекле урыннарыннан алынган туфрак салынган капсуланы тапшыру тантанасы да биредә узды.

  • Гыйльфан Батыршин 1914 елның 1 гыйнварында Донбаста туа. Хәсән күлендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аңа 1938 елның 25 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
  • 1941 елда хәрби академиядә укуын төгәлләгәч, фронтка китә. Бөек Ватан сугышы елларында Г.Батыршин Сталинградны фашистлардан яклап сугыша, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен ул Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
  • 1947 елның августында Гыйльфан Батыршинга Токиодагы хәрби процесста шаһит сыйфатында чыгыш ясарга туры килә. Анда Хәсән күле янында япон илбасарларына мөнәсәбәтле эш карала. 11 декабрьдә совет вәкилләре Токиодан Владивостокка оча. Берникадәр вакыттан соң радист бу шәһәргә төшеп утыру өчен урын әзерләүләрен сорап радиограмма җибәрә. Әмма шул вакытта шартлау яңгырый, самолет яна башлый һәм биеклеген югалтып, диңгезгә егылып төшә. Советлар Союзы Герое Г.Батыршинның гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot