Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Гали Мәҗитовка ачылачак бюстның эшләнеше белән танышты
Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта сынчы Винера Абдуллина остаханәсендә булды. Милли шура рәисе апрель аенда Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка ачылачак бюстның эшләнеше белән танышты. Бюст авторы – Винера Абдуллина. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Винера Абдуллина – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Сынчы даими рәвештә шәһәр, республикакүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Аның эшләре шәхси җыелмаларда саклана, Россия һәм чит илнең күп кенә шәһәр урамнарын һәм биналарын бизәп тора. Винера Абдуллина Аятулла Баязитов, Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин һәм башка күренекле шәхесләрнең сыннарын ясаган кеше.
- Гали Әхмәт улы Мәҗитов 1917 елның 14 сентябрендә хәзерге Башкортстанның Яңа Шах авылында туа. Ул Казан пехота училищесын, соңрак Оренбург авиация училищесын тәмамлый. Очучы-штурман Мәҗитов Бөек Ватан сугышы елларында 280дән артык уңышлы очыш ясый.
- Сугышчан хезмәтләре өчен 7 орден һәм 21 медаль белән бүләкләнә.Озак вакытлар ул Ялтада ДОСААФ (Армия, авиация һәм флотка ярдәм итә торган ирекле җәмгыять) җирле структураларын җитәкли, авиация техникумында укыта, мәктәп укучыларына лекцияләр укый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз