news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасына килде. Биредә ул Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре барышы белән танышты. Марий Элга Россиянең 72 төбәгеннән 500дән артык делегат киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

XXIV Федераль Сабантуй 2024 елның 5-6 июлендә Марий Эл муниципаль районының Медведев ипподромында, Руэм бистәсендә узачак. Бәйрәм үткәреләчәк объектларның гомуми мәйданы 165 000 квадрат метрны тәшкил итә һәм Йошкар-Оладан 3 километр ераклыкта урнашкан.

Бәйрәмгә тулы көчле әзерлек бара. Кунаклар өчен тематик мәйданчыклар – әдәби-музыкаль, театральләштерелгән, күңел ачу, уен һәм сәүдә мәйданчыклары әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot