news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Эшмәкәрләрнең сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур җаваплылык

«Санкцияләр, импорт алыштыру, дибез. Безгә файдалы эш коэффициентын күтәрәсе иде. Аны Сәүдә-сәнәгать палатасы гына күтәрә ала», - диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразыев: Эшмәкәрләрнең сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур җаваплылык
Владимир Васильев

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, татар эшмәкәрләренең Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшләве - зур горурлык һәм җаваплылык.

«Эшмәкәрлекнең үз законнары бар. Эшмәкәрлек дигәндә төп оешма - Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы. Алар су өстендә йөзеп барган көймә кебек эшли – барлык нечкәлекләрне дә белә. Санкцияләр, импорт алыштыру, дибез. Безгә файдалы эш коэффициентын күтәрәсе иде. Аны Сәүдә-сәнәгать палатасы гына күтәрә ала», - диде ул «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проектын тәкъдим иткәннән соң.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы аша татар эшмәкәрләре үзләренең эшендә дөрес юнәлешләр, кирәкле ярдәм ала алыр иде.

  • XV «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Россиянең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300гә якын татар эшмәкәре катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100