news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына килде

Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Шәйхразиев Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәре округы башлыгы Эдуард Сахненко белән очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек турында сөйләште. Очрашуда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков та катнашты, диелә хәбәрдә.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Лисичанск халкына Татарстан Республикасыннан гуманитар ярдәм тапшырган.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы.

news_right_1
news_right_2
news_bot