news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Донецк башлыгы белән Халыкара шахтерлар сабантуе турында сөйләште

Васил Шәйхразиев Донецк башлыгы белән Халыкара шахтерлар сабантуе турында сөйләште
Фото: https://t.me/congress_tatar

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның Донецк Халык Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Ул биредә Донецк шәһәр округы муниципаль берәмлеге башлыгы Алексей Кулемзин белән рәсми очрашуда катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы телеграм-каналында хәбәр итә.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Донецк шәһәр татар иҗтимагый оешмалары белән милли-мәдәни өлкәдәге хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләләре, Донецк шәһәрендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге сквер ачу турында фикер алыштылар. Шулай ук әңгәмәдәшләр Донецк шәһәрендә Халыкара шахтерлар сабантуен үткәрү турныда да сөйләште, диелә хәбәрдә.

Фото: https://t.me/congress_tatar

news_right_1
news_right_2
news_bot