news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев «Донбассның традицион диннәре – неонацизмга каршы» утырышында катнашкан

Васил Шәйхразиев «Донбассның традицион диннәре – неонацизмга каршы» утырышында катнашкан
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Бүген Луганск Халык Республикасында «Донбассның традицион диннәре – экстремизм һәм неонацизмга каршы» темасына халыкара конференциянең пленар утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыев катнашты.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Конференциянең пленар утырышында Донбасс һәм Россия республикаларының төрле дин әһелләре, Луганск Халык Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары вәкилләре чыгыш ясады, дип хәбәр итә БТК матбугат хезмәте.

Татарстан Вице-премьеры Васил  Шәйхразыев конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Ул үз чыгышында республикада төрле дин һәм милләт вәкилләренең бердәм һәм дус булып яшәүләре турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. 45 илдә татар иҗтимагый оешмасы эшләвен дә билгеләп үтте.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте 

Шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында җиткерде. 19-21 май көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены оештырыла. Аның кысаларында «Изге Болгар җыены» узачак. Чарага килгән делегатлар Казанда сафка бастырылучы Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында да катнашырга тиеш, дип белдерде Милли Шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100