Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Башкортстанда Маҗит Гафури бюстына чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Гафури районына килде. Рәсми делегацияне район башлыгы Венер Вахитов каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр Гафури районының тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышу форматында узды. Бу төбәк — күренекле язучы, шагыйрь, драматург, фольклорчы, татар һәм башкорт әдәбияты классигы Маҗит Гафуриның туган төбәге. 2024 елның июлендә язучының тууына 145 ел тулды, һәм бу дата төбәктә киң билгеләп үтелгән иде.
Васил Шәйхразыев районның төп истәлекле урыннарының берсе – Маҗит Гафуриның мемориаль музеенда булды. Делегация халыклар дуслыгы идеясен чагылдырган авторның тормышы, иҗаты һәм әдәби мирасы белән танышты. Музейда Милли Шура рәисе истәлек китабына язма калдырды һәм «Җыен» фонды тарафыннан 2021 елда Казанда «Шәхесләр» сериясе кысаларында чыгарылган Маҗит Гафури әсәрләре җыентыгын бүләк итте.
Визит барышында Васил Шәйхразыев Маҗит Гафури бюстына чәчәкләр салды һәм язучының татар һәм башкорт мәдәниятләре бердәмлеген ныгытудагы әһәмиятле ролен ассызыклады. Аның сүзләре буенча, Маҗит Гафури мирасы – ике тугандаш халыкның рухи байлыгы, ә аны өйрәнү һәм популярлаштыру — уртак бурыч.
Эш сәфәре Гафури районында мәдәни проектларны киңәйтү, шулай ук төбәкара иҗтимагый һәм гуманитар хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышулар белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз