news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Маликов исемендәге сынлы сәнгать бәйгесе җиңүчеләре Актаныш гимназиясендә булды

Васил Маликов исемендәге сынлы сәнгать бәйгесе җиңүчеләре Актаныш гимназиясендә булды
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Васил Маликов исемендәге I Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесе үткәрелде. Бәйгене йомгаклау тантанасы Актаныш районында булды. Җиңүчеләр «Ак калфак» рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатын эшчәнлеге белән дә танышты. Кунакларны гимназия директоры Венера Хәева-Хәмәтҗанова, аның укыту эшләре буенча урынбасары Гульнозахон Имамразыева каршыладылар.

«Безнең уку йорты – республика дәрәҗәсендәге гимназия-интернат. Ул «Адымнар» полилингваль комплексы статусында эшен алып бара. Биредә 459 белем ала, 40 якын укытучы укыта. Гимназиядә Актаныш балалары гына түгел, ә Татарстан, Башкортстан Республикаларыннан, шулай ук Оренбург һәм Әстерхан өлкәләреннән, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан, чит илләрдән килгән укучылар укый. Тамашалар залыбыз 300гә якын кешене сыйдыра торган. Монда еш кына төрле концертлар, кичәләр үткәрелә, аннары «Татаркино» оешмасы белән хезмәттәшлек бара. Айга бер милли кино күрсәтелә», – дип сөйләде Гульнозахон Имамразыева.

Гөлназа Имамразыева гимназия базасында җыр һәм бию ансамбльләре эшләп килүен дә әйтте. Аннан соң очрашу уку йорты китапханәсе белән танышып дәвам итте.

Алга таба кунаклар татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Авзалованың гимназиядә урнашкан интерактив музеенда булды. Музей турында гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова, укучылар Резеда Шакирова һәм Зәринә Газетдинова сөйләп үтте.

  • Гимназия укучылары «Ак җилкән» фәнни-популяр, әдәби-нәфис айлык басмасын нәшер итә. Аның 2022нче уку елында газета буенча җаваплы педагог, әдәби консультант – «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев булды. Бүгенге көндә басма буенча әдәби консультантлар – Гөлназа Имамразыева һәм Чулпан Шәрипова. Баш мөхәррир вазифасын һәм вёрстканы 10нчы сыйныф укучысы Резеда Шакирова башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot