Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Гарифуллин: «Хәрәкәттә-бәрәкәт» татар биюен популярлаштыра, милли рухыбызны күрсәтә
Кичә Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының 5нче юбилей сезонының финалы булды. Финалда иң оста биючеләр ярышка чыкты. Аларны мәртәбәле жюри бәяләде. Тамашачылар һәм биючеләр өчен җан атучылар арасында КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы, Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире һәм «Бәллүр каләм» иясе Васил Гарифуллин да бар иде.
«Без студент чакта «Каз канаты» ансамбле составында бии идек. Бик бердәм һәм сәләтле колектив иде. Инде хәзер ул иҗат коллективына йөргәннәр өлкән яшьтә. Һәм «Хәрәкәттә-бәрәкәт» башланганнан бирле безнекеләр монда биеп йөрделәр. Менә җан атырга килдек, хатирәләргә бирелеп, шатланып торабыз. Студент чакларны сагынып искә алабыз. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» татар биюен популярлаштыра, милли рухыбызны күрсәтә», — дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш финалга чыккан замандашлары хакында да сөйләп үтте.
«Финалга безнең белән укыган, хәзерге көндә Алабуга университеты профессоры Дания Сәлимова, аннары «ТНВ - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшли торган, композитор һәм баянчы Марсель Ивановның тормыш иптәше Лилия Иванова чыкты. Марсель — безнең бию ансамбленең баянчысы да иде», — ди ул.

«Хәрәкәттә-бәрәкәт»нең 3 ай дәвамында шәһәрнең үзәгендә, тарихи Камал театры диварлары янында 12 остаханәсе узган. Оештыручылар әйтүенчә, аларның һәрберсенә 400-500 кеше килгән. Гомумән алганда, проект 5 меңгә якын тамашачы һәм катнашучыны җыйган.

«Каз канаты» — бик данлыклы ансамбль иде, аның турында китаплар да нәшер иттек. Бөтен Советлар Союзы буенча ансамбль белән гиздек. Рига, Вильнос, Ленинград, Мәскәү, Киев, Уфа, гомумән нинди генә шәһәрләрдә булмадык! Бу ансамбль хәзер инде юк, ләкин без гел бергә очрашып, аралашып торабыз. Бу ансамбль бездә милли сәнгатькә очкыннан ялкын кабызды. Шуңа күрәдер дә бөтенебез дә милләткә хезмәт итәбездер. Геологлар, физиклар, юристлар бар, ләкин барысы да милли рухка бик тугрыклы шәхесләр. Ә әлеге проектка килгәндә, без аның белән яшьләр дә, олылар да кызыксына икәнен күзәтәбез», — дип ассызыклады Васил Гарифуллин.
- «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Остаханәләр 2021 елдан бирле уза һәм шәһәрнең җәйге мәдәни программасының аерылгысыз өлешенә әверелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз