news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Гарифуллин: Татар журналистикасында укучылар өчен түләп уку мөмкинлеге булдырылды

Васил Гарифуллин: Татар журналистикасында укучылар өчен түләп уку мөмкинлеге булдырылды

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин татар журналистикасы (Яңа милли медиа) бүлегендә бакалаврларга көндезге уку өчен түләүле уку урыннары булдырылуын әйтте.

Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты сайтында абитуриентлар өчен мәгълүматта татар телендә укыту булган юнәлештә бюджет урыннары да, түләүле уку урыннары да юк дип күрсәтелгән. Васил Гарифуллин бу мәгълүматка үзгәрешләр кертеләчәген һәм сайтта мәгълүмат та яңартылачагын әйтте.

Васил Гарифуллин әйтүенчә, татар журналистикасына бюджет урыннары юк. Түләүле бүлеккә «Журналистика» юнәлеше буенча татарча уку мөмкинлеге булдырылган, еллык түләү – 155 мең сум. «Ул түләүле бүлеккә бер төркем (25 кеше) туплый алабыз. Ләкин татар балалары түләүле бүлеккә күп килерләр дип уйламыйм», – диде Васил Гарифуллин.

Институт сайтында читтән торып уку юнәлешендәге беренчел мәгълүматларга үзгәреш кертелә. Нәтиҗәдә, татар теле юнәлешендә читтән торып укуга 20 бюджет урыны һәм түләүле урыннар каралган. Сайттагы бу саннар да үзгәртеләчәк, диде Васил Гарифуллин.

Магистратурада көндезге уку булегенә – 10 урын, читтән торып укуга – 5 урын бирелә.

Сайттагы бу мәгълүматларга үзгәрешләр кертеләчәк, диде Васил Гарифуллин.

Фото: © КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты сайтыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100