«Татар телле җурналистларны әзерли торган юнәлеш «Яңа милли медиа чаралары» («Новые национальные медиа») дип атала. Әлеге профиль безнең күптәннән тормышка ашырыла. Узган ел 7 бюджет урын биргәннәр иде, быел 10 урын бар.
Бездә бит әле башка профильләр дә бар. Мәсәлән, рус телле журналистларны әзерләүче «Мультимедияле журналистика» юнәлеше. Анда чит ил студентлары да белем ала, ләкин бюджет урыннары юк. Бөтен булган бюджет урыннарын шушы «Яңа милли медиа чаралары» профиленә бирделәр. Бу – бик яхшы мөмкинлек һәм бик кирәк, чөнки күбесе авылдан килә, зур суммаларны түли алмый.
Шулай ук бюджеттан тыш урыннар да бар, анда 15 кешегә кадәр кабул итә алабыз. Ләкин, гадәттә, татар бүлегенә бюджетка керергә өмет итеп киләләр.
Безгә укырга кергәндә мәҗбүри санала торган имтиханнар: рус теле һәм рус әдәбияты. Рус әдәбиятыннан имтиханны нәкъ менә филология, журналистика кебек юнәлешләрне сайлаган студентлар бирә. Өченчесе – үзебезнең эчке имтихан. Иҗади имтиханда абитуриентның иҗади мөмкинлекләрен тикшерергә тырышабыз: кечкенә генә инша яздырып карыйбыз, тест формасында әңгәмә уздырабыз. Әлеге имтихан безгә укучының татар телен белү дәрәҗәсен дә чамаларга мөмкинлек бирә. Безнең өчен ул – бик мөһим имтихан, һәм бөтен журналистика факультетларында да мәҗбүри», – ди ул.
Татар журналистларын кайсы югары уку йортларында әзерләүләре турында тулырак «Интерта» сайтында Камилә Билалова язмасында укый аласыз.