news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Гарифуллин: «Шәһри Казан» ул – студентларны тәрбияләү базасы

Васил Гарифуллин: «Шәһри Казан» ул – студентларны тәрбияләү базасы
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Шәһри Казан» газетасының 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада КФУның Югары журналистика мәктәбе деканы Васил Гарифуллин даими рәвештә газета белән хезмәттәшлек итеп торулары турында сөйләде.

«Шәһри Казан» 90нчы еллардагы милли күтәрелеш чорында дөньяга аваз салган, шул милли күтәрелеш бишегендә туган сабый кебек. Ул бик тиз үз урынын тапты, баштан ук бик популяр булды, һәм хәзер дә шушы традицияләрне дәвам итә. Матбугат дөньясында ул – әйдаманнарның берсе, бүгенге заман шартларына бик оста яраклаша, без аны теләсә-кайсы мәйданчыкта күрә алабыз», – ди ул.

Аның сүзләренчә, газетаның күпчелек хезмәткәрләре нәкъ менә КФУның Югары журналистика мәктәбе шәкертләре.

«Әлеге газетада эшләүчеләрнең күпчелеге безнең университетта тәрбияләнгән, безнең университет шәкертләре. Баштан ук «Шәһри Казан» ул – студентларны тәрбияләү базасы булды, ул үзеннән бик зур өлеш кертә. Мәсәлән, кафедра доценты Рәсимә Галиева беренче курс студентларын «Шәһри Казан»га алып килә. Безнең элемтәләр бик әйбәт. Әле быел гына бакалавриатны тәмамлаган Илгизә Галиуллинаны «Шәһри Казан» редакциясенә тапшырдык», – дип сөйләде Васил Гарифуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot