Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Гарифуллин: Һәр көн мәгълүмат белән танышуны «Татар-информ»нан башлыйм
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин көн саен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтына кереп, яңалыклар белән танышуы турында әйтте.
Профессор «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 6 июньдә билгеләп үтәчәк 35 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.
«Татар информ» – татар матбугатының лидеры дип әйтергә кирәк, һичшиксез. Аны укучылар, төрле мәйданчыкларда язылучылар саны да дәлилләп тора. Аңа сылтама ясаучылар күплеге дә моңа дәлил. Мин, мәсәлән, көн дә мәгълүмат белән танышуны «Татар информ»нан башлыйм. Зур тарихы, традицияләре булган бик зур мәгълүмат чарасы ул. Гомере озын булыр, укучылары артыр дип уйлыйм, чөнки ул гел үсештә, гел эзләнә. Хәзер замана бик тиз үзгәрә, хәтта ясалма фәһем мәсьәләләре килеп калыккач та, иң беренче бу өлкәдә кыю рәвештә «Татар-информ» экспериментлар ясый башлады», – диде Васил Гарифуллин.
Ул агентлык хәбәрчеләренең һәр яңалыкны беренче булып күреп алуын, аннары калган мәгълүмат чаралары да аңа иярүен искәртте. «Бу яктан да үрнәк, алдан баручы пионер инде ул. Юбилейны матур итеп, уңышлар белән каршылый дип әйтер идем», – дип белдерде.
Васил Гарифуллин «Татар-информ»да яшьләр күп эшләвен билгеләп узды. «Безнең факультетның журналистика бүлеген тәмамлаган белгечләр һәм әле укучы яшьләр практика рәвешендә дә, турыдан туры да хезмәт итә. Андый яшьләребез күплеге зур шатлык. «Татар информ» ул – зур мәктәп, аны үткән яшь журналист теләсә нинди мәгълүмат органында яхшы сыйфатлы продукция җитештерүчегә әверелә», – дип саный кафедра мөдире.
«Бар яктан да булдыра торган мәгълүмат чарасы. Алга таба да «Татар информ»ның уңышларына сөенеп яшәрбез дип уйлыйм», – дип йомгаклады Васил Гарифуллин фикерен.
- 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы хуҗалык исәбендә эшли торган мәгълүмат агентлыгы оештыру турында карар кабул иткән. Документны өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган.
-
«Татар-информ» СССР вакытында һәм Россия Федерациясендә төбәкнең беренче мөстәкыйль мәгълүмат агентлыгы булды.
-
Күп еллар дәвамында агентлык иң еш искә алына торган матбугат чаралары рейтингында алдынгы урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз