news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Гарифуллин: Бюджет урыннары булмау сәбәпле, абитуриентларны югалтырга мөмкинбез

Журналист булырга теләгән укучылар, бюджет урыннары булмау аркасында, Мәскәү яки Петербургка китәргә мөмкин, ди Васил Гарифуллин.

Васил Гарифуллин: Бюджет урыннары булмау сәбәпле, абитуриентларны югалтырга мөмкинбез
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). КФУ Журналистика Югары мәктәбенең көндезге уку бүлегендә бюджет урыннары булмау сәбәпле, көчле абитуриентлар Мәскәү яки Питер университетларына китәргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин әйтте.

“Ачык ишекләр” көне уздырдык, безгә укырга килергә теләгән укучылар күп, әмма бу БДИга бәйле. Аның нәтиҗәләре ничек булачак – әле беркем белми. Килергә теләү ул – шул ук вакытта виртуаль әйбер дә. Журналист булырга теләгән кеше, бюджет урыны булмау аркасында, Мәскәүгә китеп барырга мөмкин. Чөнки Мәскәүдә бюджет урыннары бар. Петербургта да булачак журналистлар өчен бюджет урыннары булдырылган. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ буенча югары балл җыя икән, ул рәхәтләнеп, Мәскәү яки Петербург университетына китә ала. Безнең әле яхшы абитуриентларны югалту куркынычы бар”, – диде Васил Гарифуллин.

Васил Гарифуллин шулай ук татар журналистикасы кафедрасының мөстәкыйльлеген югалтуга карата да фикерен белдергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100