Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Гарифуллин: Булачак журналистларны мәктәп яшеннән үк күреп алу мөһим
Бүген «Заманча медиа киңлек һәм мәктәп: чиктәш нокталар» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Чараны Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Казан федераль университетындагы социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика югары мәктәбе, «Татмедиа», «Мәгариф» һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәге оештырган.
Тулырак бу хакта профессор, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы, Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире һәм «Бәллүр каләм» иясе Васил Гарифуллин сөйләп үтте.
«Бу конференция безнең бер традициягә әверелеп китте. Аны 2013 елда башлаган идек. Ул вакытта «Мәгариф» журналының 100 еллыгына багышладык. Дөресрәге «Мәктәп» журналына, чөнки «Мәгариф»нең башлангычында шушы басма тора. Аны Шиһаб Әхмәров чыгарган. Укытучылар һәм укучылар белән эшләп кенә журналистикага яңа кадрлар җәлеп итеп була. Бик файдалы чара. Булачак журналистларны мәктәп яшеннән үк күреп алу мөһим. Шуңа күрә без конференция кысаларында фәнни генә түгел, иҗади бәйгеләр дә оештырабыз. Медиакиңлек көннән-көн үзгәрә һәм аны без күрәбез, тоябыз. Заман алдыбызга яңа максатлар куя», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.
Әңгәмәдәш, медиатәрбиянең кирәк булуын да ассызыклады.
«Медиа – бүгенге көндә мәктәп өчен дә әһәмиятле өлкәгә әйләнде. Медиатәрбия бар. Балалар үзләре булдырган медиапроектлар бихисап. Һәр уку оешмасының үз сайты, социаль челтәрләрдә төркем һәм каналлары бар. Киләчәк буын журналистлар мәктәптән үк тәрбияләнә. Татар телле журналистиканың алдагы еллары да шулай күзаллана. Шушы юнәлештә дә без аларның эшләрен, яңа алымнарны барлыйбыз. Аннан укытучылар үзләренең кызыклы эш тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар. Бу исә «Мәгариф»нең даими рәвештә алып бара торган эшчәнлеге», – диде ул.
Конференция эшен алып баручылар ассызыклавынча, Азнакай, Баулы, Әлмәт һәм башка җирләрдән катнашучылар килгән. Үзләре әйтүенчә, озын юлга төнге 2:00-3:00 сәгатьтән үк чыккан булганнар.
- Конференциягә эшләр Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Вьетнам, Кытай илләреннән дә кабул ителгән. Барлыгы 610 эш кабул ителгән һәм 78 хезмәт финалга уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз