Васил Гарифуллин «Бәллүр каләм – 2022» бәйгесенең Гран-при иясе булды
Бу бүләкне журналистларны әзерләүче укытучыларга, остазларга ихтирам билгесе буларак кабул итәм, диде ул.

КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин «Бәллүр каләм – 2022» бәйгесенең Гран-при иясе булды.
«Бу бүләккә миннән дә лаеклырак кешеләр бик күп. Мин моны бик яхшы беләм. Бу бүләкне журналистларны әзерләүче укытучыларга, остазларга ихтирам билгесе буларак кабул итәм. Ике дистә ел элек бу бүләкне минем остазым Флорид Әгъзамов алган булган. Мин дә бу уңышка ирештем, әмма остазымны уздым дип әйтә алмыйм. Шулай зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт», – дип сөйләде ул сәхнәдән.
Бу бүләкнең үзе өчен көтелмәгән сөенеч булуын әйтте. «Бәлки, мин галстук та тагып килгән булыр идем, Матуррак сүзләр дә әйтер идем», – дип елмайды ул.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Васил Гарифуллинга төп бүләк — Lada Granta машинасы ачкычларын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.