news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Татар милли ризыкларына багышланган гастрономия бәйрәме Варшавада Адам Гесслерның “У поваров в Арсенале” ресторанында оештырыла.
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Варшавада татар кухнясы көннәре үтәчәк. Бу хакта Польшадагы Россия белән хезмәттәшлек итү буенча вәкиллек җитәкчесе Игорь Жуковский РИА Новости басмасына нигезләнеп хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конргессы.
Татар милли ризыкларына багышланган гастрономия бәйрәме Варшавада Адам Гесслерның “У поваров в Арсенале” ресторанында (Длуга урамы,52) оештырыла. Татар ашларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтү өчен, Варшавага «Марусовка», «Мама Deli» рестораннарының бренд-шефы, күп кенә халыкара кулинария бәйгеләренең җиңүчесе Рөстәм Рәхимов киләчәк. 22-24 июнь көннәрендә Казан шеф-повары ресторан кунаклары өчен чәкчәк, татар азуы, бәлеш, өчпочмаклар һәм башка милли ризыклар тәкъдим итәчәк.
Ресторанда шулай ук Казан шәһәре турында махсус стенд урнаштырырга исәплиләр. Татарстан башкаласының туристик потенциалы белән таныша ала. Чараны уздыруда Казанның Туризмны үстерү комитеты да катнаша.
Варшавада татар кухнясы көннәре Польшаның футбол җыелма командасы Казанда уза торган Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашуы уңаеннан үтәчәк.
- Польша һәм Колумбиянең җыелма командалары уены Казанда 24 июнь көнне үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2