news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Варислар Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыга

Экспедициядә 200 варис – республика бәйгеләрендә җиңүчеләр катнаша

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Римма Гатина). Иртәгә - 25 апрельдә республика варислары татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның ватанына юл ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Татарстан варислары берлеге" әгъзалары ике көн буена Арча-Кырлай-Кушлавыч-Арча маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татарстан варислары берлеге" иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә оештырылган җәяүле сәяхәт Гаилә елына һәм Татарстан пионериясенең 85 еллыгына багышлана.
Экспедициядә 200 варис – республика бәйгеләрендә җиңүчеләр катнаша. Аларны бөек татар әдибенең мирасы, аның яшәгән һәм иҗат иткән урыннар белән таныштыру максаты куела.
Мирасчылар Тукай-Кырлай авылына юл уңаенда Арча районының Әдәбият-туган якны өйрәнү, Арча педагогика көллиятендәге "Әлифба" музейлары белән танышачак. Арчада шигырь бәйрәмендә катнашачак, шагыйрьнең Кырлай авылындагы музеенда булачак, Кушлавыч авылында әтисенең каберен зыярат кылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot