news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ванкуверда Олимпиада утын яндырдылар

Бүген Канадада XXI Кышкы олимпия уеннары старт алды

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Канадада XXI Кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы булды.
“Би Си Плейс” ябык олимпия стадионында узган тантанада 82 илдән 2,5 мең атлет катнашты. Олимпия уеннарын ачу тантанасында Россия флагын хоккей җыелма командасының капитаны Алексей Морозов күтәрде. Стадион трибунасында 60 мең тамашачы урын алды.
Уеннарны ачуның тантаналы өлеше тәмамланганда Канаданың генерал-губернаторы Микаэль Жан XXI Кышкы Олимпия уеннары рәсми рәвештә ачык дип белдерде. Олимпия утын берьюлы 4 спортчы – тимераякта шуучы Катрина Лемэй-Доан, баскетболчы Стив Нэш, тау чаңгычысы Нэнси Грин һәм хоккейчы Уэйн Гретцки кабызды.
Ванкуверда Олимпиада 17 көн дәвам итәчәк. Спортның 15 төре буенча 86 комплект медаль өчен көрәш булачак.
Уеннарда Татарстан данын 5 спортчы – ике төр ярыш буенча Нияз Нәбиев, хоккейчы Алексей Морозов, Данис Зарипов, Илья Никулин һәм Алексей Терещенко (запастагы) яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100