news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вандаллар тотылган, ә ата-аналары шуларның “әҗерен” түли

Минзәлә урманчылыгы ясатып куйган беседка корылмаларын “кулы кычытканнар” җимереп ташлаган

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Минзәлә шәһәреннән ерак түгел Урман чишмәсе юлына борылганда күпләрнең игътибарын җәлеп итеп торучы беседка бар.

Минзәлә урманчылыгы ясатып куйган аны. Биредә яңгырдан ышыкланыр өчен өйчек тә ясап куелган, агачтан өстәл-утыргычлар да бар, тирә-юне коймалар белән тотылган. Әле бу араларда аның коймаларын матур төсләргә буяп та куйганнар иде. Шунда урнаштырылган “Урманны янгыннан саклыйк!” дигән плакат ерактан ук күзгә ташлана. Шушы көннәрдә биредә вандаллар кулы уйнаган: беседкадагы корылмаларны җимереп ташлаганнар. Әмма аларны тиз эләктергәннәр. Мондый адым җәзасыз калмый, әлбәттә. Хәзер шушы яшүсмерләрнең кыланмышлары өчен ата-аналары җәфалана: җимерелгән корылмаларны алар төзәтергә мәҗбүр, дип белдерә Минзәлә җирле басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100