news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валюта сатып алуга комиссия бетерелгәч, доллар һәм евро артты

Дүшәмбе көнне Мәскәү биржасында валюта сатулары сумның кимүеннән башланды. Доллар курсы 82 сумга кадәр күтәрелгән.

11:30 сәгатьтә Америка валютасы бер доллар өчен 79,3 сум булган.

Евро 88 сумга кадәр арткан, әмма 11:30 сәгатькә аның бәясе 85,8 сумга кадәр төшкән.

Мондый кисәк үзгәреш Үзәк банкның Мәскәү биржасында валюта сатып алуга комиссияне бетерү аркасында килеп чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot