news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вәлиева: Иҗтимагый күзәтү үзәге сайлау нәтиҗәсенә йогынты ясарлык хокук бозулар теркәмәде

Иҗтимагый күзәтү үзәге Россия Президентын сайлауның өч көнендә тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый алырлык хәбәрләр теркәмәгән. Бу хакта журналистларга ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

«Бездә бу өч көн эчендә сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый алырлык хәбәрләр теркәлмәде», – дип хәбәр итте Вәлиева.

Элегрәк «Татар-информ» Иҗтимагый күзәтү үзәгенә чит ил күзәтүчеләре делегациясе килгәнлеген хәбәр иткән иде. Кайбер вәкилләр биредә үзләрендә кулланырга теләгән методикалар булуы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

«Ачыклык дәрәҗәсе, гражданнарның җәмәгать контролен гамәлгә ашыруда катнашуы турында – болар барысы да ерак чит илләрдән килгән экспертларның игътибарын җәлеп итте. Алар мондый практиканың беркайда да булмавын, бары тик безнең сайлау системасы гына гражданлык контроленә бик якын булуын әйттеләр», - дип белдерде Зилә Вәлиева.

Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәге Казанның IT-паркында 15 мартта, сайлауларның беренче көнендә ачылды. Иҗтимагый күзәтү үзәгендә видеодивар булдырылды, анда бер үк вакытта 48 сайлау участогы комиссиясе трансляцияләнә. Шулай ук биредә Иҗтимагый палатаның ситуация үзәге эшли, анда 30дан артык юрист социаль челтәрләрне мониторинглый, сайлау участогында булган күзәтүчеләр белән онлайн режимда аралаша.

Бүген 8нче тапкыр үткәрелә торган Россия Федерациясе Президентын сайлауның йомгаклау көне. Быел ул 15, 16 һәм 17 мартта узды. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

15 марттан Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук вакытлыча 45 сайлау участогы бар. 3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100