Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камилә Вәлиева кыска программада 30нчы елларның танго музыкасы астында чыгыш ясаячак
Үсмерләр арасында дөнья чемпионы Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогында кыска программада «Утомленное солнце» җыры астында чыгыш ясаячак. Бу хакта Беренче канал эфирында сөйләделәр.
«Утомленное солнце» җырын беренче тапкыр 1937 елда Александр Цфасманның джаз оркестры башкарган.
Ярышлар бүген һәм иртәгә, 21 һәм 22 мартта, Санкт-Петербургтагы «Юбилейный» спорт комплексында уза. Хатын-кызлар арасында кыска программа 21 мартта 15.40 сәгатьтә башлана, Вәлиева бозга алтынчы булып чыга.
Камилә Вәлиева зур спортка узган елның 25 декабрендә, 2025 елда дүрт еллык дисквалификациядән соң әйләнеп кайтты һәм Татьяна Навка мәктәбендә Светлана Соколовская төркемендә эшли башлады. Беренче канал Кубогында ул Мәскәү җыелмасы өчен чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз