news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева Беренче канал Кубогында кыска программада дүртенче урынны яулады

Камилә Вәлиева Беренче канал Кубогында кыска программада дүртенче урынны яулады
Фото: РИА Новости

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Санкт-Петербургта узучы Беренче канал Кубогында кыска программада дүртенче урынны алды. Программаның бу төрендә өч тапкыр Россия чемпионы Аделия Петросян җиңү яулады, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Вәлиева Гетерия башкаруында «Утомленное солнце» җырының кавер-версиясе астында чыгыш ясады. Прокатта ул турнирның махсус регламенты рөхсәт иткән дүртле тулупны ясарга тырышып карады, ләкин егылды. Стандарт кагыйдәләр буенча кыска программада мондый сикерүләр тыела.

Жюри аның чыгышын 70,09 баллга бәяләде.

76,45 балл җыйган Аделия Петросян иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул шулай ук дүртле тулуп ясады. Софья Муравьева (70,89 балл) - икенче, Алиса Двоеглазова (70,22) өченче урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot