Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камилә Вәлиева, Этери Тутберидзедан кала, башка тренерлар белән эшләргә җыенмый
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева, Этери Тутберидзедан кала, башка тренерлар белән эшләү вариантларын карамый.
Бу хакта вазгыять белән таныш чыганакларга сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматлары буенча, узган атнада спортчы Мәскәүдәге «Хрустальный» аренасында шөгыльләнә башлаган – Тутберидзе төркеме Фигуралы шуу үзәгенә күченгәнче шунда эшләгән иде.
Ноябрь башында хәбәр ителгәнчә, фигуралы шуучының Светлана Соколовскаядан Тутберидзега күчүе тулысынча тәмамланган дип санарга ярамый: яклар кайбер моментларны җайга салмаган әле.
«Тутберидзе белән эшләү аның өчен абсолют өстенлек булып кала, башка вариантлар каралмый», – дип искәртте чыганак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз