news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Дошманның ни дәрәҗәдә мәкерле булуын тагын бер кат искә төшерү мөһим

Татарстанда уздырыла торган һәм алда торган халыкара чараларны исәпкә алып, иминлек мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз оча торган аппарат һөҗүме белән бәйле хәлне шәрехләп, «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Хәзер иминлек мәсьәләләрендә тагын да катгыйрак булырга кирәк. Без - зур потенциалга ия республика, шуңа күрә дошманнарның безгә карата кызыксынуы аеруча зур, өстәвенә бездә хәзер бик күп халыкара чаралар үткәрелә һәм планлаштырыла», - дип белдерде Вәлиева.

Ул зыян күрүчеләрнең тиздән сәламәтләнәчәкләренә һәм гадәти тормыш рәвешенә кайта алачагына өметләнүен белдерде.

«Дошманның ни дәрәҗәдә мәкерле, хәйләкәр һәм нәрсәгә әзер булуын тагын бер кат искә төшерү бик мөһим. Безгә салкын канлылыкны сакларга һәм каушап калмаска кирәк. Барысын да аек акыл белән бәяләү һәм барысы турында да тикшерелгән фактлар буенча гына фикер йөртү бик мөһим», - дип өстәде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.

Аның сүзләренә караганда, бүген һәркемгә үз бурычларын яхшырак һәм төгәлрәк башкарырга, зур игътибарлылык һәм җаваплылык күрсәтергә, бердәм булырга һәм бер-береңә җилкәңне куярга әзер булырга кирәк.

«Минем карашка бу вазгыять безне үзебезгә һәм тирә-юньгә катырак булырга мәҗбүр итә. Иртәнге сәгать 6да һөҗүмне берәү дә көтмәде, һәм нәкъ менә тыныч гражданнар һәм шәһәрләр максат була. Әмма без бу вазгыятьтә эшләүне дәвам итәбез. Кызганыч, тыныч үсеш бүген төзәү астында тора. Һәм бу катлаулы вакытка хас үзенчәлек», - дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.

2 апрель иртәсендә Алабуга һәм Түбән Камадагы предприятиеләргә пилотсыз оча торган аппарат һөҗүм итте. «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев пилотсыз очкычлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылганын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100