Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вәлиева дисквалификацияләнү сәбәпле, Россия Олимпиаданың алтын медаленнән мәхрүм ителде
Пекиндагы Олимпия уеннарында фигуралы шуу осталарының команда турнирында дисквалификацияләнгән Камилә Вәлиева нәтиҗәсен исәптән чыгаргач, Россия җыелма командасы өченче урынга төште. Бу хакта Халыкара тимераякта ярышучылар берлегенең (ISU) рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.
Пекинда узган Олимпиадада Вәлиеваның нәтиҗәләре юкка чыгарыла, ул команда турнирында җыелма командаларның урыннары үзгәрүгә китерә. Россиялеләр урынына беренче урынны АКШ командасы (65 балл) ала, икенче урында — японнар (63), ә Россия җыелма командасы (54) өченче урынга төшә.
Элегрәк Төньяк Америка матбугаты Вәлиеваның дисквалификацияләнүе аркасында хатын-кызлар команда турнирындагы барлык нәтиҗәләр яңадан каралачак һәм призерлар өчлегенә Канада командасы эләгәчәк, дип хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, канадалылар 53 очко белән дүртенче урынга кала.
Кагыйдәләр нигезендә, 2022 елгы Олимпия уеннарында команда ярышлары нәтиҗәләре Вәлиеваның шәхси эшен карау нәтиҗәләренә бәйле түгел һәм юридик яктан яңадан каралырга тиеш түгел —Россия Олимпия комитеты элегрәк шулай дип ассызыклады. Шулай ук, кирәк була калса, Россия мәнфәгатьләрен яклау өчен чаралар күрергә әзерлеген белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз