Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вәлиева декабрьдә спортка кайту өчен яңа программалар әзерли башлаган
Казан кызы Камилә Вәлиева зур спортка кайту өчен яңа программалар әзерләүгә керешкән. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, фигуралы шуучыны 2024 елның гыйнвары азагында Спорт арбитраж суды (CAS) допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде. Дисквалификация вакыты 2021 елның 25 декабреннән башланды. 2025 елның 25 октябреннән Вәлиевага рәсми тренировкаларга кайту хокукы бирелде. 2025 елның 25 декабреннән соң фигуралы шуучы ярышларда катнаша алачак.
2025 елның көзендә Вәлиеваның элеккеге тренеры Этери Тутберидзе белән хезмәттәшлеген туктатуы һәм яңадан спортка кайткач Татьяна Навка мәктәбендә Светлана Соколовская белән эшләячәге билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз