news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валерия Порохова Уфага Мәүлид кичәсенә килде

Валерия Порохова Уфага Мәүлид кичәсенә килде

(Уфа, 20 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфага күренекле галимә, академик, Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән бердәнбер хатын-кыз Валерия Порохова эш сәфәре белән килде. Мәүлид кичәсе уңаеннан оештырылучы чараларда катнашу өчен, аны «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм чакырды.

Валерия Порохова Уфада еш кына була. «Ихлас» мәчете белән аеруча самими дуслык җепләре бәйли аны. Чөнки татар егете Мөхәммәт хәзрәт оештырган чараларда берничә тапкыр катнашып, зур канәгатьләнү кичергән иде ул. Соңгы тапкыр Валерия ханым бирегә узган ел азагында, шулай ук «Ихлас» мәчете дин әһелләре чакыруы буенча килгән иде. 1991 елдан бирле Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы булып торган Валерия Порохова ул чакта, Ислам диненә кагылышлы тирән эчтәлекле лекцияләр укып, журналистлар өчен матбугат очрашуы да оештырган иде.

Мөхәммәт хәзрәт әйтүенчә, бу килүендә дә Валерия ханым лекция белән чыгыш ясаячак. Аннан соң журналистлар белән дә аерым очрашу үткәрә. Мәүлид кичәсе уңаеннан оештырылачак мәҗлестән соң В. Порохова Уфадагы берничә мәчеттә һәм мәдрәсәдә дә булырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot