news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валерий Власов Бакчачылар көне уздыруны традициягә кертергә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты бу хакта "Казан" агросәнәгать паркында бакчачылар бәйрәмендә әйтте.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Валерий Власов Бакчачылар көне уздыруны традициягә кертергә кирәк, дип саный. Дәүләт Советы депутаты "Казан" агросәнәгать паркы территориясе мәйданында бакчачылар алдында чыгыш ясады һәм бу көннең бакчачыларны олылау өчен оештырылуын әйтте.

"Бакчачылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар, ләкин аларны табигатькә һәм туган җирләренә мәхәббәт берләштерә. Алар бу дөньяны яктырта, үзләренең хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Бакчачылык өлкәсе үзенчәлекле, Татарстанда һәр дүртенче кеше аның белән шөгыльләнә. Бакчачылар - иҗади, актив, тырыш һәм үз эшләренә тугры кешеләр. Бакчачылык шөгыль генә түгел, күңел хәләте. Яз җитүгә ул иртәдән кичкә кадәр бакчасында казына.

Бүген республиканың төрле районнарыннан җыелган бакчачылар очрашты, тәҗрибә уртаклашу өчен зур мәйданчык бу. Бу көн традицион булырга тиеш. Бакчачыларга сыйфатлы продукция өчен рәхмәт әйтәбез, һәр ел мул уңыш белән сөендереп торсыннар", - диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының тәкъдимен бакчачылар һәм бәйрәмне тамаша кылган һәр кеше алкышлар белән хуплады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100