news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валерий Власов: “Бүген гадәттән тыш хәлне алдан белергә һәм кисәтергә, мөмкин булган зыянны киметергә кирәк”

Валерий Власов: “Бүген гадәттән тыш хәлне алдан белергә һәм кисәтергә, мөмкин булган зыянны киметергә кирәк”

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Бүген – Россия гражданнар оборонасы көне. Гражданнар оборонасы җитәкчеләренә, белгечләренә һәм ветераннарына котлау сүзе белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, генерал-майор Валерий Власов мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле гражданнар оборонасы җитәкчеләре, белгечләр һәм ветераннар!

Бүген без гражданнар оборонасы системасы төзелүгә 74 ел булуны билгеләп узабыз. 1932 елның 4 октябрендә Халык Комиссарлары Советы “СССР территориясендә һава һөҗүменә каршы оборона турында нигезләмә”не раслаган. Әлеге акт ил халкын дошманнарның һава һөҗүменнән саклауга билгеләнгән оборона төзүгә башлангыч салган. Бөек Ватан сугышы елларында җирле һава һөҗүменә каршы оборона сугышчылары илгә килгән авырлыкларны, кеше корбаннары һәм матди югалтуларны киметә алган.

Күпләп юк итү кораллары пәйда булу гомумдәүләт чаралары системасы булдыру ихтыяҗын китереп чыгарган. 1961 елның июлендә җирле һава һөҗүменә каршы оборона СССРның Гражданнар оборонасы дип үзгәртелгән. Нәкъ менә шул чакта “Моны бөтен кеше өйрәнергә һәм белергә тиеш!” гомумсоюз лозунгы барлыкка килгән дә инде. Гражданнар оборонасы чын мәгънәсендә бөтен халык эшенә әверелгән.

Базар икътисадына күчүнең катлаулы чорында безнең республика җитәкчелегенең нык стиле, фидакарь хезмәте, производствоны оештыруның югары дәрәҗәсе Татарстан гражданнар оборонасына сакланып калырга һәм үзгәртеп корылырга, төп байлыгы булган квалификацияле кадрларын саклап калырга мөмкинлек биргән.

Хәзерге вакыттагы локаль сугышлар тәҗрибәсе һәм террорчылыкка каршы көрәш гражданнар оборонасының үсәргә, камилләшергә һәм үзгәреп торучы хәлләргә яраклашырга тиешлеген күрсәтә.

Татарстан гражданнар оборонасы системасына ТР Гадәттән тыш министрлыгы гына керми. Бу - республика министрлык һәм ведомстволар базасында төзелгән гражданнар оборонасы хезмәтләре, һәлакәт-коткару берләшмәләре һәм республика, икътисад объектлары, шәһәр округлары, муниципаль районнар, оешмалар һәм учреждениеләрнең эвакуация комиссияләре дә. Махсус вәкаләтле затлар һәм гражданнар оборонасы белгечләре һәр мизгелдә бәла-казага юлыккан кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булган гражданнар оборонасы көчләре һәм чаралары белән идарә итүне тәэмин итә. Барлык әлеге берләшмәләр мәҗбүри рәвештә тыныч вакыт гадәттән тыш хәлләрен бетерү бурычын чишәргә дә җәлеп ителә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы Россия Федерациясе милли куркынычсызлыгын тәэмин итү гомум системасына керә, ул - халыкны һәм территорияне тыныч һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча киң бурычларын хәл итә торган катлаулы, күп профильле дәүләт структурасы. Аның нәтиҗәлелеге нигезендә җитәкчеләрнең, барлык дәрәҗә белгечләрнең һәм безнең республиканың һәрбер кешесенең көчләрен берләштерү ята. 131нче номерлы “РФдә җирле үзидарәнең гомум принциплары турында” Федераль законны гамәлгә кертүгә бәйле рәвештә гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм суда куркынычсызлыкны тәэмин итү җирле үзидарә органнары карамагына кертелгән.

Республика җитәкчелеге, гражданнар оборонасы җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары, предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре тарафыннан гражданнар оборонасы системасының төрле хәрәкәтләргә әзерлегенә игътибар бирү халыкның һәм территориянең тыныч һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрдән куркынычсызлыгын тәэмин итү нигезе булып тора.

Бүгенге көндә гадәттән тыш хәлне алдан белергә һәм кисәтергә, мөмкин булган зыянны киметергә кирәк. Төрле дәрәҗәдәге җитәкче нинди гамәлләрнең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм кешеләр гомерен коткарып калырга ярдәм иткәнлеген белергә тиеш. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр коткару җиһазлары, шәхси коткару чараларыннан файдалана, медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш. Укучылар һәм студентлар ашыгыч эвакуация юлларын, медицина ярдәме күрсәтә белергә, алган белемнәрен үзенең тирә-юнендәге кешеләргә, аеруча пенсиядә булган һәм хезмәт коллективларыннан аерылган өлкән кешеләргә тапшырырга тиеш.

Бу - төрле хәлләрдәге гамәлләргә безнең әзерлекне тәэмин итүче әзерлек чараларының тирән мәгънәсе. Безнең дөрес хезмәттәшлек, бер-беребезгә ярдәм итү иң мөһиме булган уртак эшнең нәтиҗәсе шуңа бәйле.

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм гражданнар оборонасы системасы ветераннары!

Сезнең профессиональлек гражданнар оборонасы системасының уңышлы эшләве өчен нигез булып тора, ә уртак тырышлык иң катлаулы һәм җаваплы күп профильле бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Гражданнар оборонасының, хәзерге тәҗрибә һәм белемнәргә тапкырланган күп еллык традицияләре Сезнең җаваплы хезмәтнең даими ышанычлылык нигезе булыр дип ышанам.

Республиканың күп меңле коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне гражданнар оборонасы оешуга 74 ел тулу белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, түземлелек, бәхет, тормыш дәрте, күтәренке кәеф һәм Татарстан Республикасы иминлеге өчен хезмәттә уңышлар телим!

Тынычлык һәм иминлек Сезнең йортка!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, генерал-майор Валерий Власов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100