news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Валерий Васильев: “Документларны теркәү алдыннан әзерләүне административ тикшерү катгыйланачак”

^Валерий Васильев: “Документларны теркәү алдыннан әзерләүне административ тикшерү катгыйланачак”

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Документларны теркәлүгә кадәр әзерләү белә шөгыльләнүче хезмәткәрләрне административ тикшерү катгыйланачак. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев хәбәр итте.

Күчемсез милеккә милек хокукларын теркәгәндә иң төп проблема булып документларны тиешле дәрәҗәдә дөрес рәсмиләштермәү тора, дип билгеләп узды министр. Өстәвенә, гражданнар гаебе белән түгел, ә аларны әзерләүче җитәкчеләр гаебе белән. Хәзерге вакытта хокукларны теркәгәндә регламентларны камилләштерү схемасы эшләнә. Гражданнарга документларны әзерләргә булышачак эксперт төркемнәре оештыру ниятләнә. Юридик затларга мондый хезмәтләр түләү нигезендә, ә физик затларга дәүләт хисабыннан тәкъдим ителәчәк.

“Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Дәүләт идарәсе һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренең эшләрен яраштыру, аларны кыска вакытта өйрәтү безнең өчен аеруча мөһим. Теркәүгә тәкъдим ителгән 10-12 документның икесе Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының территориаль органнары тарафыннан әзерләнә һәм без бу эшне камилләштерергә телибез. Бер ай эчендә әлеге юнәлештә ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә бөтен кирәкле карарлар кабул ителәчәк”, - дип ассызыклады Валерий Васильев.

news_right_1
news_right_2
news_bot