news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валерий Меладзе башкорт теленә багышланган флешмобка кушылды

Башкорт теле көне флешмобын “Башинформ” агентлыгы Директорлар советы рәисе Ростислав Мурзагулов башлаган.

Валерий Меладзе башкорт теленә багышланган флешмобка кушылды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Россиядә билгеле җырчы Валерий Меладзе Башкорт теле көненә багышланган флешмобка кушылды. Ул республика халкын бәйрәм белән котлады, шатлык һәм уңышлар теләде. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

“Хөрмәтле дуҫтар! Башҡорт теле көнө менән ҡайнар ҡотлайым! Шатлыҡ һәм уңыштар теләйем!” — дигән популяр җырчы.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Башкорт теле көне флешмобын “Башинформ” агентлыгы Директорлар советы рәисе Ростислав Мурзагулов башлаган. Социаль челтәрләрдә #деньбашкязыка, #яратамбашкортостанды, #башкруто хэштеклары белән башкорт телендә күп роликлар урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100