Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Валерий Киселев Татарстан Язучылар берлеген Россиянең алтын фонды дип атады
"Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз", - диде Россиянең Язучылар берлеге сәркатибе.
(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең Язучылар берлеге сәркатибе Валерий Киселев Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы язучыларын Россиянең алтын фонды дип атады. Бу фикерен ул Корстон күңел ачу үзәгендә үткән берлекнең 85 еллык уңаеннан оештырылган тантанасында әйтте.
“Сез барыгыз да Россиянең алтын фонды, булганыгызга рәхмәт. Бергәләп иҗат итәрбез дип өметләнәм. Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган әлеге бәйрәм монда утыручы һәрбер кешенең хезмәте, чөнки сез халык һәм ил өчен бөек сәнгать иҗат итәсез. Бәлки, без әле күп әйберне аңлап та бетермибездер, әмма сез Россиянең төп нигезе булган тарихны формалаштырасыз”, - диде ул.
Сәркатип Россия Язучылар берлеге кайнар дустанә сәлам җибәрүен һәм иҗади уңышлар теләвен әйтте. “Сез илебездә зур, көчле эшләр башкардыгыз. Шуңа күрә дә Татарстан язучыларына атап куелган һәйкәлләр Россиянең төрле шәһәрләрендә урын алган. Мәскәүдә татар шагыйрьләре, прозаиклары һәм публицистларына чәчәкләр салалар. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз”, - диде Валерий Киселев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз