news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валерий Фадеев: “Әле моңарчы бер республикага гына йөз тоткан журнал чыгару тәҗрибәсе юк иде”

“ЭКСПЕРТ Татарстан” аена ике мәртәбә нәшер ителәчәк

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). “Эксперт” федераль медиахолдингы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, “ЭКСПЕРТ Татарстан” төбәк кушымтасы проектына старт бирде. 22 нче сентябрьдә журналның беренче саны дөнья күрде. Шул уңайдан, бүген “Татмедиа” агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов кереш сүзендә, Татарстанда абруйлы исемгә, җитди репутациягә ия булган басма чыгарыла башлаганын һәм аның беренче санында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә урын алганын билгеләп узды. “Эксперт” журналы Интернет барлык газета-журналларны “ашап бетерәчәк” дигән мифны юкка чыгара”, - дип, Ирек Миңнәхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән журналны бастыручыларга уңышлар теләде. Агентлык җитәкчесе бүгенге көндә басманың тиражы 10 мең булуын, киләчәктә оештыручыларның аны 50 меңгә кадәр җиткерергә хыяллануын да билгеләп узды.

“Журналның беренче саны дөнья күрүгә бик шатмын”, - дип белдерде “Эксперт” федераль медиахолдингы генераль директоры Валерий Фадеев. Басманың партнеры – “Турыдан-туры инвестицияләр фонды” ҖЧҖ. Икътисад, хуҗалык темасына йөз тотучы журналның баш мөхәррире – Александр Попов. Әлегә ул аена ике мәртәбә чыга. Басмада бүгенге көндә актуаль булган санкцияләр темасы да төп урынны алып торачак. Икътисадтагы вакыйгалар белән тирәннән кызыксынучылар өчен дә басма шактый кызыклы булачак. “Журнал, бәлкем, кемнәр өчендер артык “акыллы” да тоелыр. Үзем дә аны кайвакыт авырдан укыйм, ул, дөресен генә әйткәндә, тар катлам белгечләр өчен. Шулай да аңа ихтыяҗ бик зур. Үз сегментында ул лидер санала”, - дип белдерде В. Фадеев. Сатуда аның бәясе 100 сум тирәсе.

Медиахолдинг җитәкчесе билгеләп узганча, журналның берничә төбәк кушымтасы чыгып килсә дә, алар барысы да округларга йөз тота, ягъни, берничә төбәк өчен каралган. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Новосибирск шәһәрләрендә нәшер ителә. “Әле моңарчы бер республика өчен генә журнал чыгару тәҗрибәсе юк иде. Татарстан Россиядә алдынгы төбәк санала, нинди генә өлкәне алсак та, ул югары позицияләрне били. Татарстан соңгы елларда минималь риск, максималь потенциал субъектлары төркеменә карый. Казан да күп еллар дәвамында куркынычсызлыкны тәэмин итү, медицина, җәмәгать транспорты һәм башка мәсьәләләрдә ил күләмендә алдынгылыкны бирми. Бизнес үсеше өчен дә Татарстанда уңай шартлар тудырыла. Басманың уңышы эшлекле, инновацион, социаль-иҗтимагый тормышның интенсивлыгына бәйле. Минемчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, республиканың мөмкинлекләре югары. Шуңа күрә без журналны, беренчеләрдән булып, бер төбәк өчен генә Татарстанда чыгарырга ният кылдык”, - дип ассызыклады Валерий Фадеев.

“Журналның Татарстанда киләчәге яхшы булыр дип уйлыйбыз. Без, журналның җирле Татарстан кушымтасын оештыручылар буларак, хезмәттәшлеккә әзер, без һәрвакыт ачык”, - дип белдерде журналистларга “Турыдан-туры инвестицияләр фонды” ҖЧҖ генераль директоры Руслан Хәлилов.

Журнал кушымтасын дөньяга чыгаручылар аңа сарыф ителгән чыгымнарның бер елдан аклануын фаразлыйлар. Валерий Фадеев “ЭКСПЕРТ Татарстан”ны чыгаруга күпме акча сарыф ителгәнен төгәл генә әйтмәде, бары тик, гадәттә, безнең басмалар өчен 20-40 млн сум таләп ителә, дип җавап бирде.

Журналистларның берсенең, журналны татар телендә чыгару фикере юкмы, дигән соравына, Валерий Фадеев, үзенең интернационалист булуын, төрле телләр үсешен хуплаганын билгеләп үтте. “Басманы татар телендә чыгару ихтыяҗы булса, әлбәттә, моңа каршы түгелмен”, - диде. Ирек Миңнәхмәтов, шулай ук, ихтыяҗ туа калса, журналны татар телендә дә бастыру мөмкинлеген билгеләп узды, тик финанслар белән бәйле төшенчәләрне татарча аңлау өчен әле байтак вакыт кирәк булганын билгеләп узды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100