news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валерий Телишев: «Сугыш ерагайган саен, аның турында дөреслекне сөйләү мөһимлеге арта»

Тарихчы Валерий Телишев Татарстанның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.

Валерий Телишев: «Сугыш ерагайган саен, аның турында дөреслекне сөйләү мөһимлеге арта»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

1941 елдан 1945 елга кадәр Кызыл Армиягә 35 млн кеше чакырылган. Сугышның беренче атналарыннан ук, СССР Гитлерның, безнең көчләрне тиз арада тар-мар итү ниятен җимереп, фронтта бик күп көчләрен туплый. Сугыш театрының сәхнә артында нәрсә барганын «Татар-информ»га КФУның Ветераннар советы рәисе, тарихчы Валерий Телишев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Кызыл Армия өч тапкыр арта»

— Валерий Федорович, Бөек Ватан сугышы чорында Татарстаннан ничә кеше хезмәт үткән?

— Сугыш елларында Кызыл Армия сафларына барлыгы 34,5 млн нан артык кеше чакырылган. Фронтларда 8,5 млн кеше һәлак булган, тагын 2,5 млн га якыны алган яраларыннан вафат. Советлар Союзында гомуми югалтулар саны барлыгы 27 млн кешедән артык. Һәлак булучыларның күпчелеге – тыныч совет халкы, чөнки шәһәр, авылларда атып, кешеләрне кырып йөргәннәр. Беренче атнада немецлар 200 километр узган.

СССРда сугышка әзерләнгәннәрме соң? 1936 елда Советлар Союзы хәрби часть һәм берләшмәләрнең бердәм нумерациясен керткән. 1939 елның 1 нче сентябреннән, Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, илдә гомум хәрби бурыч гамәлгә кертелгән: чакырылыш яшенә җиткән барлык ир-атлар Кораллы көчләрдә хезмәт итәргә тиеш. Совет армиясе шуның хисабына өч тапкыр көчәйгән – 5 млн кешегә кадәр. 1939 елның 1нче сентябренә кадәр аның саны 1,5-1,6 млн кеше тәшкил иткән.

Татарстанда сугыш алдыннан 2,7 млн кеше яшәгән. Сугыш елларында Татарстаннан рәсми төстә 560 мең ир-ат һәм хатын-кыз киткән дип исәпләнә, хәрби комиссариатлар шундый сан бирә. Ләкин Татарстанның Хәтер Китабы баш редакторы Анатолий Александрович Иванов бу тема буенча докторлык диссертациясен яклаганда, мин аңа бу санны арттырырга киңәш иттем. Нәрсә хисабынамы? 1939 елдан 1941 елның беренче яртысына кадәр чакырылышны исәпкә алу хисабына. Бу якынча 140 мең кеше.

Шул рәвешле, без аның белән яңа санны керттек – Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРдан 700 меңләп кеше чакырылган. Шуларның яртысыннан артыгы сугыш фронтларында һәлак булган, бу республика халкының 13 процентка якын өлеше.

Хәтер Китабын булдырганчы, Татарстаннан үлүчеләр саны 87 мең кеше иде. Бу сорау буенча төп белгеч сугышта катнашкан Җәмил Гыйльманов иде. Бу санны нәкъ менә ул кертте – күрәсең, рәсми рәвештә шундый саннар бирелгән. Без Хәтер Китабын төзи башлаганда, ул сан һаман арта торды һәм 370 мең кешегә җитте. Бу китапта, шулай ук, хәбәрсез югалган 200 мең кеше исәпләнә. Аларның язмышы нинди?

Кабатланулар турында да онытмаска кирәк. Кайбер татар исем-фамилияләрен төрле хәрби частьлар үзенчә язган булырга мөмкин, шуңа күрә кайберәүләр ике-өч тапкыр да исәпләнгән.

Фото: © «Татар-информ»

«Сугышның беренче атнасында 14 мең кеше үз теләге белән киткән»

Советлар Союзының фронт сызыгында үз гаскәрләрен бик тиз арада әзерләгәне билгеле. Мобилизация процессы ничек барган?

14 хәрби округта мобилизацияне сугышның беренче көненнән үк игълан иткәннәр. Себер һәм Ерак Көнчыгышка кагылмаган. Беренче тапкыр җыйганда, 1905 елдан 1918 елгы кешеләр чакырылган. Бу шактый күп кеше. Сугышның беренче айларыннан Татарстаннан 560 меңнең 195 меңе киткән.

1943 елдан күп кенә хатын-кызлар, предприятиеләрне фашист авиациясеннән саклап, артиллерия частьларында хезмәт иткән. Казанга һөҗүм булмаган. Самолетлар Идел өстеннән очып, аерым бер районнарда бомба төшергәннәр.

1944 елда ПВОда хезмәт иткән зенитчы кызлардан 10нчы зенит бригадасын төзегәннәр. Алар фронтка китеп, Польшага кадәр барып җиткән. Татарстаннан анда 800 хатын-кыз булган, күбесе орден, медальләр белән бүләкләнгән.

Өйрәтүләр ике юнәлеш буенча алып барылган: гаскәрләрдә һәм гаскәрләрдән тыш. Гаскәрләрдән тыш булганы – «Всевобуч», ул үз эченә 7 әзерлек этабын керткән. 22 мең укчы, радист, башка белгечләр әзерләнгән. 25 мең очучы әзерләү турында указ чыккан, инде унынчы көнгә Татарстанда 600 кеше әзерләнгән.

«Всевобуч» системасы аша Татарстанда барлыгы 186 мең кеше үткән. 1922-1923 елгы кешеләрне, шулай ук, 45 яшьтән яшьрәкләрне һәм хәрби әзерлек узмаганнарны өйрәткәннәр. Аларны корал белән эш итәргә, кул белән сугышуга, чаңгы йөрешләренә өйрәткәннәр. Республикада 20 чаңгы базасы төзелгән, шуларның 14е – Казанда. 1942 елда ул базаларны чаңгы батальоннары һәм бригадаларына тапшырганнар.

Тагын «Осоавиахим» – хәзерге ДОСААФ системасы гамәлдә булган. «Осоавиахим» аша 163 меңнән артык кеше үткән, шул исәптән, 23,5 меңе хатын-кызлар булган, алар радистка, снайперша, радиотелеграфистка булган.

Бөек Ватан сугышы башланганда, киң күләмле хәрби-патриотик һәм партия-сәясәт эше башланган. Партиянең өлкә комитеты кушылган. Казанда мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр митингы үтеп, нацист Германиясенә ачуларын белдереп, үз ихтыярлары белән китәргә теләк белдергәннәр. Беренче атнада 14 мең кеше язылган. ТАССРдан 86 процент комсомолчы фронтта булган, 67 комсомол оешмасы тулысынча фронтка киткән, күбесе Ватан өчен гомерләрен биргән. Татарстаннан 69 процент коммунистлар фронтта булган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сугышка бронь белән бармаска хокукы булганнар да атлыгып торган. Алар үзләренә алмашка үсмерләр һәм хатын-кызларны әзерләгәч, аларны да армиягә чакыра башлаганнар, чөнки Кызыл армиянең югалтулары бик күп булган.

«Һәр бишенче самолет Татарстанда җитештерелгән»

Казанда оборонкага эшләгән предприятиеләр күп булганмы?

Татарстанга 70 хәрби-оборона предприятиесе эвакуацияләнгән, күпчелеген Казанда урнаштырганнар. Мәсәлән, Ленинградтан 25,5 мең эшче килгән. Дәрвишләр бистәсендә сугышка кадәр оптик-механик завод төзегәннәр, Ленинград камалышына кадәр, бирегә Ленинград оптик-механик заводын эвакуацияләргә өлгергәннәр. Сугыш буе алар оптик продукция эшләп чыгарган. Ленинградның 387нче авиация заводы да бирегә күчерелгән, ул У-2 самолетларын – кукурузникларны җитештергән. Казанда алар барлыгы 10 мең данәдән артык күләмдә чыгарылган. Шул завод базасында бүген Казан вертолет заводы эшли. Казанга, шулай ук, «Радиоприбор» эвакуацияләнгән.

33 институт составында бирегә күчкән галимнәр шул заводларда эшләгән, самолетларның бозлануына каршы программалар эшләгәннәр. С. Горбунов исемендәге завод бездә кайдан барлыкка килгән? Бу С. Горбунов исемендәге 22нче авиазавод, ул Мәскәү астыннан безнең 124нче С. Орджоникидзе исемендәге заводка эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә алар берләшеп, С. Горбунов исемендәге 22 нче Казан авиация заводы исеме белән атала башлый. Алар Пе-2 һәм Пе-8 самолетларын ясаган. Пе-8 дигәне бер 80ләп кенә данә булса, Пе-2 дигәне 11 меңнән артык. Сугыш чорында СССРда барлыгы 113 меңгә якын самолет ясалган, шуның 21 меңе – Татарстанда.

Фото: © ru.wikipedia.org, Общественное достояние

СССРда сугыш елларында 113 меңгә якын самолет җитештерелгән, шуларның 21 меңе – Татарстанда.

Мотор төзүчеләр заводы каян барлыкка килгән? Воронеж заводы. Хәзерге Казан медицина-инструментлар заводы каян? Киев заводы. Ә кинопленка фабрикасына Гомель һәм Ленинград кәгазь фабрикалары күченеп килгән, шунда фотокәгазь, авиасәнәгать өчен кинопленка җитештерә башлаганнар.

Казан кешесе 410 мең тәшкил иткән, ә фронтка 132 меңе киткән, аннары кинәт 515 мең кеше калган дигән сан. Ничекме? Чөнки шәһәр 270 меңләп кеше кабул иткән, алар күбесе шушында төпләнеп калган.

«Татарстаннан формированиеләр барлык бәрелешләрдә катнашкан диярлек»

Татарстаннан нинди формированиеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан?

ТАССР территориясендә частьлар һәм берләшмәләр өч этапта төзелгән. Якын-тирә район халкыннан республикада 7 дивизия, 3 бригада формалашкан, 2 авиадивизия тулыланган.

Беренче этап – 1941 ел. Бөгелмәдән Мәскәүгә 334, 146, 352, 51нче аерым бригадалар киткән, киләсе һөҗүм шунда булыр дип көткәннәр. Ләкин немецлар Сталинградка киткән. Икенче этап – 1942 ел, 147нче Кукмара дивизиясе оешкан. Кукмара дивизиясенең икенче формированиесе сугыш башланганда 14,5 мең кеше тәшкил иткән. Сталинград астында 147нче дивизия һәлак булып беткән диярлек, 27 кешене Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткәннәр, 165 кешене – Ленин орденнарына.

Сталинград астына танк училищесы базасында оешкан 91нче танк бригадасы киткән. Аның белән подполковник Иван Якубовский җитәкчелек иткән, алга таба ул Советлар Союзы маршалы, СССР оборона министры урынбасары була. Бригада Берлинга кадәр барып җиткән, дүрт орден белән бүләкләнгән, «Фастовская» мактаулы исемен алган.

Шулай ук, Мәскәү астында зур югалтуларга дучар булган 51нче бригада булган, Калязин шәһәре тирәсендә аны 119нчы дивизия итеп үзгәртеп, Сталинград астына озатканнар. Составының өчтән бер өлеше Татарстан кешеләре булган. «Гвардейская» исеме аңа беренчеләрдән булып бирелгән.

Татарстанда полковник Сергей Плаховның запас дивизиясе булган, ул авиация экипажлары әзерләгән. Барлыгы 6 меңнән артык экипаж, 50 полк әзерләнгән. Шуннан фронтка очып, хәрби бурычлар үтәгәннәр. 530 лап очыш ясалган. Монда 202нче дивизия дә очып килә, ул Сталинград асты бәрелешләрендә «Средне-Донская» атамасын ала. Татарстанда яшәүчеләр 102 Пе-2 самолетын сатып алуга акча җыеп, аны дивизиягә тапшырганнар. ТАССР Югары Советы президиумы рәисе Гали Динмөхәммәтов һәр полкка Татарстан байрагын тапшырган, ә 1943 елда шефлыкка алынган хәрби частька барган һәм күрсәтмә биргән: «Берлинга кадәр барып җитсәгез, хәбәр итегез». Алар Берлинны алуда катнашканнар, аннары безнең аэродромга «Татарстан халкы биреме үтәлде» дигән доклад белән катйканнар. Татарстаннан Берлинда 54нче гвардия укчылар дивизиясе, 91нче танк бригадасы һәм 146нчы укчылар дивизиясе булган.

Республикабыз җиңүгә зур өлеш кертте. Татарстанлылар барлык бәрелешләрдә диярлек катнашкан: Мәскәү өчен көрәштә дә, Сталинград сугышында, Курск дугасындагы бәрелештә дә. Сталинградтагы бәрелештә Татарстаннан 22 мең кеше һәлак була, Ленинград асты яуларында – 40 меңгә якын.

Фото: © commons.m.wikimedia.org.

Махсус комиссияләр төзелеп, иҗтимагый оешмалар, предприятие һәм военкомат вәкилләре кергән.

«Фронттан яралылар һәм хезмәткә яраксызлар гына кайткан»

Хәрби комиссариатларның эше ничек көчәйтелгән?

Махсус комиссияләр төзелеп, аларга иҗтимагый оешмалар, предприятие, военкомат вәкилләре кергән. Украинадагы кебек военкоматлар түгел, алар кешеләрне тотып, кулларын каермаган. Андый нәрсә булмаган. Дезертирлар да, инандыру, мәҗбүриләү алымнары булган, әлбәттә, теләсә кайсы җәмгыятьтәге кебек үк. Яшерен-батыры түгел, хезмәт итәргә теләмәгәннәр дә очраган.

Армиягә үтерү җинаяте кылмаган хөкем ителгән кешеләрне дә чакырганнар. Ләкин куркыныч саналган сәяси тоткыннар да булган, аларны чакырмаганнар. 1942 елның 28нче июлендә Сталинград астында «Артка бер адым да юк» дигән 227нче фәрман чыккач, әгәр хөкем ителгән кеше яраланса, җәзасы өстеннән төшерелгән. Ул аны каны белән юып төшергән дип саналган. Әгәр инде «текә» булса, әлбәттә, кан белән генә юылмаган.

Безнең гаилә Казанга 1957 елда күченеп килгән. Мин Колхоз базары артындагы мәктәптә укыдым, Ухтомский урамында тордым. Хәзер андый урам юк, ул татар сәясәт эшлеклесе Борһан Шаһиди урамы итеп үзгәртелде. Мәктәпкә барганда, базарда дистәләгән кешеләрнең подшипниклы агач мәйданчыкларда хәер сорашып торганын күрә идем, ләкин аннары аларны каядыр кудылар аннан. Ни өчен Казанда алар күп булган, чөнки монда медицина көчле, шул исәптән, травматология, яңак-йөз медицинасы үсеш алган. Монда аяк-кулсыз яралыларны, башы һәм башка җире җәрәхәтләнгәннәрне алып килгәннәр.

Биредә сугыш елларында ортопедик протезлар ясау предприятиесе оешуы да очраклы түгел, чөнки инвалидлар бик күп булган. Күбесе сугыштан соң шушында төпләнеп калып яшәгән.

Хәрбиләр ротациясе булганмы?

Фронттан яралылар һәм хезмәткә яраксызлар гына кире кайткан. Калганнар сугыш беткәнче яки гарип калып, һәлак булганчы яраклы саналган. Менә шул өч вариант. Ул чакта кешеләр җитмәгән.

Хезмәткә чакырсыннар өчен, кешеләр фамилиясен яки милләтен үзгәрткән очраклар билгелеме сезгә? РККА га эләгер өчен, кайбер татарлар русларга әйләнгәнен ишеткәнем бар.

Андыйлар турында белмим. Советлар Союзы Геройлары саны буенча беренче урында руслар, икенче урында - украинлылар, өченче урында - белоруслар, дүртенче урында - татарлар, бишенче урында яһүдләр икәнен беләм. Ләкин бу мәсьәлә белән махсус шөгыльләнмәдем. Андый караңгы яклар белән мавыкканым булмады, безнең тормышта ул болай да бик күп. Хәзер тирә-якка карасагыз, якты көннәргә караганда, караңгысы күбрәк кебек.

Сугыш чорында хәрбиләр өчен ниндидер бүләкләү, кызыксындырулар булганмы?

Отпусклар булган. Тар-мар иткән техника өчен акчалата бүләкләү булган. Кагыйдә буларак, солдатлар аларны гаиләләренә, ата-аналарына рәсмиләштергән. Хәрбиләргә анда акча ник кирәк? Ә туганнарга тылда бик авыр яшәлгән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда Бауман урамында плакатлар күргәзмәләре үткәрелгән, ватык техниканы Качалов театрына китергәннәр

«Хәзерге заман пропагандасы үткән тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш»

Ул чакта пропаганда нинди булган?

Хәрби-патриотик фильмнар төшерелгән, Татарстанның барлык мәдәни учреждениеләреннән фронт агитбригадалары йөргән, шәһәрләр һәм хәрби частьларга шефлык оештырылган. Казанда Бауман урамында плакатлар күргәзмәсе үткәрелгән, ватык техниканы Качалов театрына китергәннәр. Капиталистик җәмгыять төзи торган дәүләтләрдә кеше аңына күп кенә тәэсир чаралары бүгенгәчә кулланыла. Без бит капитализм төзибез, ә үзебез социалистик нормалар белән яшибез. Менә шундый каршылык.

Бүген пропаганда нинди булырга тиеш?

Хәзерге заман пропагандасы үткән тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш. Үткәннәрсез бүгенгесе була алмый. Бу догма түгел, ә тарихи белемдә изге юнәлеш. Мине остазларым шулай өйрәтте, мин дә укучыларымны шулай өйрәттем.

Әгәр элек телевидениегә чакырсалар, квитанция килә торган иде – 14 сум. Телевизордан гына күрсәтеп калмыйлар, әле 14 сум да! Хәзер кемгә сөйләсәң дә, сине искә дә алмыйлар. Яки шулкадәр ялганлап, күпертеп күрсәтәчәкләр ки, хәтта контрпропагандист буласың.

Сугыш ерагайган саен, аның турында дөреслекне сөйләү шулкадәр мөһим, мифлар тудырырга кирәкми, булганны идеальләштерү дә кирәкми. Кешеләр үткән объектив картинаны белсен.

  • Телишев Валерий Федорович – тарихчы, Казан федераль университеты ветераннары советы рәисе. 1947 елның 1нче мартында Приморье крае Чернятино авылында туган. 1966 елда Казанның 46нчы урта мәктәбен тәмамлаган, Совет армиясенә чакырылган. 1970 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының тарих бүлегенә укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый. 1977 елдан 1980 елга кадәр аспирантурада белем ала, 1984 елда кандидат диссертациясен яклый. 1987 елда доцент гыйльми исеме бирелә. 1980-1983 елларда – КДУ тарих факультетыныд партия бюросы секретаре. 2004 елдан КДУның ветераннар һәм эшләмәүче пенсионерлар белән эш буенча профком комиссиясен җитәкли. 2004 елда «Хәрби тарихчы» фәнни түгәрәген оештыра. 2013 елдан – Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. 2024 елдан – Россия хәрби-тарихи җәмгыять әгъзасы.
  • Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган Татарстан кешеләре исемлеге белән 29 томлы «Хәтер Китабы»н булдыруда катнашкан.
news_right_1
news_right_2
news_bot