Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Валерий Липский: Татарстан салым түләмәүчеләрне җәзага тарту буенча лидерларның берсе
Татарстан салым түләмәүчеләрне җаваплылыкка тарту буенча алдынгы позицияне били. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липский «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бюджетны тулыландыру – зур өстенлек. Без салым түләүче салымын түләмәгән очракларда гына түгел, ә Татарстан һәм Россия бюджетына түләргә тиешле сумманы җинаятьчел юл белән яшерергә тырышканда да тиешле чаралар күрәбез. Татарстан салым түләмәүчеләрне җаваплылыкка тарту һәм эшләрне судка җибәрү буенча гына түгел, зыянны каплау буенча да алдынгы позицияне били», - диде ул.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, биш ел эчендә алар бюджетка 40 миллиард сум акчаны кире кайтаруга ирешкән. Нәтиҗәдә, 2020 елдан 2025 елга кадәр республикада салым җыю күләме ике тапкыр артты, дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз