Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Валерий Фальков ясалма фәһемнең мәгарифтә нинди роль уйнарга тиешлеге турында сөйләде
Ясалма интеллект укытуны җайлырак итү өчен түгел, ә киресенчә, укучылар сыйфатлырак белем ала алсын өчен кулланылырга тиеш. Бу хакта, Казан Глобаль яшьләр саммиты делегатларының берсенең соравына җавап биреп, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
«Ясалма интеллектны дөрес куллану механизмнарын табарга кирәк. Ул безгә сыйфатлы белем алырга ярдәм итәргә тиеш. Ясалма интеллект ул лаеклы партнер булырга тиеш. Аны өй эшен үзең эшләмәс өчен куллангану дөрес түгел», - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренчә, ясалма интеллект куллану – заманча мәгарифкә төп чакыру. Фальков эштә үзе дә ясалма фәһемне куллануын таныды, әмма зур мәгълүматларны аналитикалау өчен генә, диде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз